Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама мөселманнарга мөрәҗәгать итә


АКШ президенты Барак Обама Рамазан ае башлану уңаеннан махсус белдерүендә АКШның мөселман дөньясы белән бәйләнешләрен яңарту өчен “конкрет гамәлләр” вәгъдә итә.

Ак Йортның интернет сәхифәсенә чыгарылган видеомөрәҗәгаттә Обама тагын бер мәртәбә Америка белән дөньядагы барлык мөселманнар арасында бәйләнешләрне яңартачагын әйтә.

Обама Америка мөселманнар һәм мөселман илләре белән бәйләнешләрне үзара мәнфәгатьләр һәм үзара хөрмәт нигезендә корырга тели ди һәм АКШның Гыйрактагы сугышны туктату, Әфганстан белән Пакыстандагы экстремитларны изоляцияләү тырышлыкларын дөньяны тынычрак һәм иминрәк итү теләге белән бәйләп аңлата.
XS
SM
MD
LG