Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дуңгыз кизүе булу расланды


Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов Казанда дуңгыз кизүе белән авыручылар булуын раслады.

Казанда дуңгыз кизүенең булуы расланды. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов бу нисбәттән Казан халкына рәсми мөрәҗәгать белән чыкты.

Узган җомгада гына бу турыда каршылыклы хәбәрләр булган иде.

Хәзер исә Казанда H1N1 вирусы белән авыручылар булуы расланды.

Лопушов әйтүенчә, Кыпрыс сәфәреннән кайткан бер яшь кеше авырып хастаханәгә килгән.

Ул хастаханәдә дәваланып инде өенә кайткан, әмма аның белән күрешкән кешеләр тикшерелә.

Ул кеше белән бергә Кыпрыс сәфәреннән кайткан бер хатын-кызда да дуңгыз кизүе табылган. Хәзер ул хастаханәдә дәвалана һәм аның хәле куркынычлы түгел диелә.

Лопушов Татарстан халкын дуңгыз кизүе булган илләргә бармаска, авыру билгеләрен сизү белән табибларга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Дүшәмбе Казанда быелгы гриппка, кизүгә каршы күпләп вакцина ясату башлана.

Вакцина башта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, аннан мәктәп укучыларына, соңрак табибларга һәм укытучыларга ясалачак.

Казан һава аланында чит ил сәфәреннән кайткан барлык кешеләрнең тән температурасы тикшерелә.
XS
SM
MD
LG