Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шушта коткару эшләре тәмамлана


Саян-Шуш су электр станциясеннән гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы көчләре 26 августта китәчәк, дип хәбәр итте министр Сергей Шойгу. Каза урынында коткару эшләре тәмамланып килә.

Һәлак булган 69 кешенең мәете табылган. 6 кешене эзләү дәвам итә. Бүген Хакасиядә тагын 24 кешене җирләделәр.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты казаның сәбәпләре техник җитешсезлекләр, дип белдерде. Террор гамәле фаразы тулысынча кире кагылды.

17 августта каза булган станцияне төзекләндерү эшләре башлана. Алар берничә елга сузылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG