Accessibility links

Болгарга мәдәни хаҗ башланды


24 август су юлы белән сәфәр башланды. Ул “Герой Гагарин” теплоходында уза. Сәфәрне оештыручы “Рамазан” төрки мәдәни агарту үзәге башлыгы Марат Шәрипов сүзләренә караганда, мондый сәфәрләр оештыруга инде 17 ел тулган.

Быел җәй аенда бер тапкыр сәфәр кылган булганнар. Ул шагыйрь һәм меценат Дәрдмәнднең тутуына 150 ел тулуга багышланган. Монысы Дәрдмәнд традицияләрен дәвам итүче, композитор һәм меценат Фәнир Галимовка багышлана. Анда Башкортстанның һәм Татарстанның күп кенә сәнгать әһеллләре, язучылар катнаша.
XS
SM
MD
LG