Accessibility links

Кайнар хәбәр

“АвтоВАЗ” президенты эшеннән китә


Русиянең иң эре машина җитештерү берләшмәсе “АвтоВАЗ” башлыгы Борис Алешин урыныннан китә.

Ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Алешин башка эшкә күчә, әмма “АвтоВАЗ”ның директорлар шурасы әгъзасы булып кала.

Быел ширкәттә җитештерү 38% кимеде. Август аенда чыгымнарны киметү максатыннан “АвтоВАЗ”ның төп җитештерү конвейеры бер айга туктатылды.

Бу көннәрдә “АвтоВАЗ” һәм “КамАЗ” ширкәтләренең берләшү ихтималы турында хәбәр ителде. Икътисад белгечләре беренче чиратта әлеге килешүнең уңай якларын билгеләп үтә.

Әмма машина дөньясында танылган белгечләрнең берсе Александр Пикуленко, “бу чукрак белән сукырның берләшүе. Ике имгәкне берләштерү бернинди яхшы нәтиҗә бирмәс,” диде.
XS
SM
MD
LG