Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Мәскәүгә күбрәк салым китәчәк


Моңарчы Татарстанда табылган казылма байлыклар салымы республикада калган булса, 2010 елдан бу акча федераль бюджетка китәчәк.
Федераль бюджетның 2010 елда 46.5 миллиард сум, 2011 елда 50.9 миллиард сум, 2012 елда 55 миллиард сумга үсәчәге фаразлана, дип яза “Время и деньги” басмасы.

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренә караганда, республика һәм федераль бюджет арасында мөнәсәбәтләр мәсьәләсе әле хәл ителмәгән. Әмма казылма байлыклар салымы ул – кризис чорында да кулга алып була торган чын акча, ул керем салымы кебек авыр җыелмый, диде министр.

Русия хөкүмәте төбәкләрдән алган бу салым акчасын ниндидер юллар белән кайтарачагын белдергән иде. Төбәкләр салымның 20% үзләрендә калдыруны сорады, әмма Русия финанс министрлыгы моны кире какты.
XS
SM
MD
LG