Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар тарткалашы


Татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы булды.

Татар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисе соңгы утырышларда һәрдаим Казанда нәшер ителүче “Звезда Поволжье” газетына язылырга күпме акча җыелуы турында мәгълүмат бирә. Кадерле Имаметдиновның бу юлы да төп чыгышы шул хакта булды. Ул Татар иҗтимагый үзәгенең барлык 18 идарә әгъзасы да дүртәр нөсхәгә язылсын дип таләп итте.

Аны берәүләр хупласа, икенчеләр, матди авырылыклар сәбәпле, мөмкин булмавын белдерде. Әлеге хакта шактый гына тарткалашлар булды. ТИҮ рәисе утырышта башка мәсьәләрне кузгатмады.

Утырышта катнашучы Фәргать Сәйфетдиноов һәм Вил Латыйповлар татар оешмаларының милли компонентны сүлпән яклавын белдерделәр. Аңа каршы милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин Русия, Башкортстан һәм Татарстан җитәкчеләренә дистәдән артык хат җибәрелүен ирештерде.

Әйткәндәй, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 июньдә узган башкарма комитет утырышында милли компонентны яклап имза җыю карары кабул ителгән иде. Бүгенге көндә 250 мең имза җыелып, бу хакта Русия президентына хат җибәрелде. Бу турыда Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев ирештерде.

“Сәхибҗамал” оешмасыннан башка татар оешмалары исә бу чарада катнашырга өлгерми калды. Узган атна катнашу турында карар кабул ителүгә карамастан, бер генә имза да җыелмаган булып чыкты.
XS
SM
MD
LG