Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучылары әлегә тынычланды


Татар телен укытуга үзгәрешләр киләсе елдан гына керәчәк һәм ул башлангыч сыйныфларга гына кагыла. Укытучылар бер елга тынычланды.

Бүген Казанның Авиатөзелеш районы татар теле укытучыларының киңәшмәсендә ана телен укыту нигезендә борчылулар булырга тиеш түгел, диелде.

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, март аенда мәгариф турындагы канунга үзгәреш кертелгән. Һәм анда субъектның укыту программаларын төзүдә катнашуы карала. Ягъни программалар эшләнгәндә республика милли үзенчәлекләрне кертә алачак.

Әлбәттә, укытучыларны беренче чиратта яңа стандартлар мәсьәләсе борчый. Чөнки алар озак вакыт билгесезлектә йөрде.

Илдар Мөхәммәтов
Мөхәммәтов әйтүенчә, югары сыйныфлар өчен бу стандартлар әле бөтенләй дә каралмаган. Ә менә башлангычларны укыту өчен Русия мәгариф һәм фән министрлыгына 3 стандарт тапшырылган. Алар арасыннан безгә Кондаков стандарты туры килә. Чөнки анда ана телен мәҗбүри укыту каралган.

Ләкин монда бер нечкәлек бар икән. Ул укытучы, бала һәм әти-әни ихтыяҗы булса гына кертелә ала. Димәк, ата-аналар баласына татар телен укытырга теләмәсә, ул кертелмәскә дә мөмкин булып чыга.

Мәгарифне үстерү институы хезмәткәре Рузалия Нигъмәтуллина әйтүенчә, татар телен укытуда Мәскәүгә шикаять язучы ата-аналар хәзер шактый.

“Уку елдан-ел авырлаша, аннары БДИ тапшырасы бар. Балалар өйләренә кайтып “авыр” дип зарлана да, ата-аналар шикаять итә. Чөнки татар теленең кирәклеге ул хәтле зур түгел дип саныйлар”, ди ул.

Нигъмәтуллина әйтүенчә, ата-аналар хәзер шикаятьне бөтен кануннарны, хокукый тәртипләрне белеп яза. Шуңа ул беренче чиратта татар телен укытканда методика һәм технологиягә игътибар итәргә кирәклекне әйтә. Ягъни укыту җиңел һәм мавыктыргыч булырга тиеш.

Рузалия Нигъмәтуллина
“Инглиз һәм француз телен укытуга шикаять язучы юк бит”, ди Нигъмәтуллина.

Бүгенге көндә кайбер ата-аналар татар телендә белем бирүгә артык күп вакыт бирелә дип саный.

Казанның 33-нче мәктәбендә ана телен укытучы Нәсимә Мусаяпова әйтүенчә, 1 сыйныфта татар теле 4 сәгать, 2-7 сыйныфта - 5 сәгать, 8,9 сыйныфта - 4 сәгать, 10,11 сыйныфта кайберләрендә - 4, ә кайберләрендә - 3 сәгать керә.

БДИны урысча гына бирдерү карары кабул ителгәннән соң, Казандагы татар мәктәпләренә керүче балалар саны кимегән. Бу Авиатөзелеш районында да күзәтелә.

Мөхәммәтов әйтүенчә, алга килеп баскан проблемаларны хәл итү өчен Казанда татар теле укытучылары оешмасын төзү дә яхшы булыр иде.

Киңәшмәдә “Рухи-әхлакый тәрбия” дип аталган курс турында да сүз булды. Русия президентының руханилар белән очрашуыннан соң, 3 юнәлеш керәчәге мәгълүм булды: берәр традицион диннең тарихы һәм мәдәнияте нигезләре, төп диннәр тарихы, дөньяви әхлак нигезләре.

Мөхәммәтов сүзләренчә, бу 4 сыйныфтан укытылачак. Әмма Татарстанда аны мөгаен 2012 елдан гына кертерләр. Чөнки укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев әлеге курсның башка төбәкләрдә ничек укытылуын күзәтәчәкбез, диде.

Билгеле булганча, Русиянең 18 субъектында бу эксперемент буларак кертелә, әмма Татарстан ул исемлектә юк.
XS
SM
MD
LG