Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарип балалар тумасын өчен


Башкортстанның Иглин районы халкы үзләрен һәм балаларын яклап каршылык чараларын башлады.

Район халкы, бигрәк тә Кудеевка, Олы-Теләк, Красновосход авыл идарәләре биләмәләрендә яшәүчеләр, хакимиятләрнең биредә марганеө катыш акбур чыгару ниятләренә ризасызлык белдерә. Әле алар урам җыены оештырып, Русия президенты, премьер министры, шулай ук Башкортстан президенты, премьер-министры, республика баш прокуроры исемнәренә ачык мөрәҗәгать юллады.

Әлеге мөрәҗәгатькә 2 мең ярым чамасы кеше имзасын салган. Каршылык чарасын оештыручыларның берсе, танылган татар эшкуары Хәсән Идиятуллин сүзләренчә, кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы булган марганец катыш акбур карьерын берничә ел элек үк “Башнефть” ширкәте үз карамагына алган булган.

“Хәзер инде бу биләмәләрдә, Швециянең “Лассельберг” ширкәте белән берлектә, руда чыгара башларга һәм шушындагы элекке бер ширкәт биналарында аны баету һәм эшкәртү күзаллана. Ләкин марганец яткылыклары авылларга терәлеп тора һәм аларны чыгару белән эшкәртә башлау халыкның сәламәтлегенә коточкыч зыян китерәчәк”, - ди Хәсән Идиятуллин.

Әлеге ширкәтне ачуга каршы булучылар иң башта җентекле экологик экспертиза үткәрүне һәм референдум аша халык фикерен белешүне таләп итә. “Үзебезнең балаларыбызның, киләчәк буынның саулыгын аерым кешеләрнең баюы хисабына корбан итә алмыйбыз”, ди Иглин районында яшәүчеләр.

Табиблар әйтүенә караганда, марганец тузаны кеше сәламәтлеге өчен ифрат та зыянлы. Ул әллә күпме гарип һәм зәгыйфь акыллы балалар тууына сәбәпче була, диләр алар.
XS
SM
MD
LG