Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ярлылар саны 24 миллионнан артты


Федераль стататистка комитеты хәбәр иткәнчә, бу елның беренче кварталында Русиядә яшәү минимумыннан түбәнрәк керемнәре булган кешеләрнең саны 24, 5 миллионга җиткән. Бу гомум халык санының 17,4% тәшкил итә.

2008 ел ахырында Русиядә андый кешеләрнең саны 18,5 миллион иде.

Русия 2009 елның гыйнварь-март айларында яшәү минимумы уртача 5083 сумны тәэшкил иткән. Пенсионерлар өчен бу сан – 4044 сум, эшләүчеләр өчен – 5497 сум.

Үткән ел белән чагыштырганда яшәү минимумы дип аталган сан 8,3% арткан.

2008 елда Дума эшсез кешеләргә акчалата ярдәмне 4900 кадәр күтәрү турындагы канун өлгесен кабул итте. Моңарчы эшсез калган кешеләр 3124 сум ала иде.
XS
SM
MD
LG