Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга яңа ширкәт килә


Татарстан һава транспорты базарына яңа ширкәт килә. “Авианова” ширкәте, башкалар белән чагыштырганда, түбәнрәк бәяләр тәкъдим итәргә җыена.

"Авианова" Мәскәүдән Чаллыга яңа очышларны башлап җибәрде, билетлар сатыла башлады.

Иң арзан билет 550 сум тора. Очкыч Мәскәүдән Чаллыга атнага 3 тапкыр очачак, дип хәбәр итә агентлыклар.

Яңа ширкәт Мәскәү, Сочи, Ростов, Краснодарга оча.
XS
SM
MD
LG