Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан бәйсезлек көнен билгели


Кыргызстан дәүләт мөстакыйльлегенең 18 еллыгын билгели.

Тантаналы җыелышта президент Корманбәк Бакиев алда торган максатлар турында сөйләде.

“Бу максатларның иң мөһимнәре ул онытылган милли мирасны торгызу, мәдәниятыбызны үстерү, хосусый милеккә хокукларны саклау, канун хакимияте урнаштыру," диде илбашы.

Корманбәк Бакиев бу айда гына икенче мөддәткә президент анты китерде.

Халыкара күзәтүчеләр президент сайлавы вакытында хәрәмләшүләр булганын билгеләде.

Язучы һәм кеше хокукларын яклаучы Казат Әхмәтов Кыргызтанның демократиягә таба юлында “артка таба чигенү” булды, диде.

“Без илебезне төбәктәге “демократия утравы” дип атый идек. Хәзер илнең җисеме исеменә туры килми. Сайлау системасы ришвәтчелеккә батты”, диде язучы.

Кыргызстан Советлар Берлегеннән бәйсезлек игълан иткән Үзәк Азиянең беренче республикасы иде.

Иртәгә мөстакыйльлек көнен Үзбәкстан билгели.
XS
SM
MD
LG