Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан аналары президент белән очрашырга тели


Бүген Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә балалар һәм укучыларны тотык алу фаҗигасына 5 ел тулды. Террор гамәле нәтиҗәсендә 300дән артык кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде.

Русия президенты Дмитрий Медведевның август аенда төбәккә сәфәре вакытында Бесланда балаларын югалткан аналар оешмасы илбашы белән очрашып хокукларын якларга сорарга җыенган булган, әмма очрашу булмаган.

Узган атнада Беслан аналары президентка хат юллаган. Анда Беслан фаҗигасы әле дә тикшерелмәгән, террор һөҗүмендә исән калган балаларның сәламәтлеге начарая, диелгән.

Аналар террорга каршы чараларда зыян күргәннәргә ярдәм турындагы канунга нигезләнеп фаҗиганы тикшереп бетерүне һәм үзләренә ярдәм бүленүне сорый.
XS
SM
MD
LG