Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия үз суларына кергән грузин көймәләрен юк итәчәк


Абхазия президенты Сергей Багапш чәршәмбе көнне Абхазия суларына кергән һәр грузин көймәсе юк ителәчәк, дип белдерде.

“Грузин корабларына каршы бары тик Абхазиянең хәрби диңгез көчләре җибәрелә, Русия көчләре моңа катнаштырылмый”, диде Багапш.

Грузия Абхазия президентының бу карары артында Русия тора, дип саный.

Абхазиянең Очамчире портында торган Русиянең Кара диңгездәге хәрби көчләре югары әзерлек хәленә китерелгән. Кораблар бүгеннән башлап сакчы көймәсез диңгезгә чыкмый.
XS
SM
MD
LG