Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тавышларның 60% саналды


Әфганстанның бәйсез сайлау комиссиясесе президент сайлавында хәзерге илбашы Хәмид Карзаи 47.3% тавыш белән алда бара, дип хәбәр итте.

Аның көндәше элекке тышкы эшләр министры Абдулла Абдулла 32.6% алган.

НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен Брюссельдә матбугат очрашуында сайлауда кем җиңгәнен әфганнар үзләре хәл итәчәк, диде:

"Шикаятьләрне тикшерер өчен аерым комиссия булдырдык, тавышларны санау өчен аерым. Берләшкән Милләтләр Оешмасы бу комиссияләргә ышаныч белдерә. Шуңа күрә алар үз эшен эшләсен, ахырда әфганнар үзләре кемнең җиңгәнен хәл итәчәк," диде НАТО башлыгы.

20 август булган сайлауда бирелгән тавышларның 60% саналган. Президент булыр өчен намзәтләргә 50%тан артык тавыш җыярга кирәк.
XS
SM
MD
LG