Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Болгарга сәяхәт тәмам


Су юлы белән Чаллы - Казан - Болгар тарафларына сәфәр тәмамланды. Ул шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнд елы кысаларында узды.

Чараны оештыручы “Рамазан” үзәге рәисе Марат Шәрипов сүзләренә караганда, сәфәр барышында көненә берничә концерт, иҗат кичәләре оештырылган. Чарада Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов, Хатиб Миңнеголов, Муса Маликов һәм башка бик күп сәнгатькярләр катнашкан.

Марат Шәрипов сүзләренчә, Дәрдмәнд елы уңаеннан чаралар дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG