Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция вәкилләре үз дигәненә ирешә


Уфада төгәл бер ай чамасы элек кулга алынган һәм тиздән иреккә чыгарылган галимнәр һәм журналистлар өстеннән чираттагы мәхкәмә утырышы үтте. Әлеге шәхесләр “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнә.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе үзенең 3 сентябрь утырышында тарихчы галим Илдар Габдрафыйков белән журналист Сергей Орловны өй тоткыныннан чыгару турында карар итте. Ун көн чамасы элек алар тагын да чикләүләргә дучар ителгән иде. Аларны Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе карары белән йорт сагы астына алдылар. Шуннан соң Илдар Габдрафыйков белән Сергей Орлов бу гамәлгә каршы Югары мәхкәмәгә шикаять тапшырды. Югары мәхкәмә исә аларның шикаятен канәгатьләндерде һәм Орджоникидзе районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарды.

Шул ук вакытта тарихчы галим, тарих фәннәре кандидаты Игорь Кучумов бүгенге көндә дә өй сагы астында кала. Ә Илдар Габдрафыйков, сәламәтлеге начараю сәбәпле, башкаладагы хастаханәләрнең берсендә дәвалану үтә. Шушы төркемдә бергә кулга алынган эшкуар Николай Швецов та дәваханәдә кала. Бишенче кеше Константин Нестеровның кайда булуы гына мәгълүм түгел. Кайбер имеш-мимешләргә караганда, аның хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеккә керүе ихтимал. Чөнки ул бернинди кассация шикаяте дә бирми һәм аның кайда икәнлеге дә билгеле түгел.

Исегезгә төшерәбез, август ае башында Уфада 5 кеше, “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә шикләнелеп, кулга алынды һәм тикшерү бүлекләренә ябылды. Әмма берничә көннән, Башкортстан Югары мәхкәмәсе карары белән, аларны иреккә чыгарырга мәҗбүр булдылар. Соңгы ике-өч елда бу бәйсез интернет сәхифәсе Башкортстан хакимиятләре гамәлләрен каты тәнкыйтькә тота килде.

14 августта Югары мәхкәмә карары белән иреккә чыгарылганнан соң, галимнәрне Орджоникидзе районы мәхкәмәсе тагын да мәхкәмәгә тартты һәм аларның кайберләрен йорт сагы астына алу турында карар итте. Инде менә Башкортстан Югары мәхкәмәсе район мәхкәмәсе карарын икенче тапкыр гамәлдән чыгарды. Хокук белгечләре әйтүенчә, Орджоникидзе районы мәхкәмәсе моннан соң инде тынычланырга мәҗбүр булачак. Ләкин анысын вакыт кына күрсәтер.
XS
SM
MD
LG