Accessibility links

Кайнар хәбәр

Транспорт салымы 20% артырга мөмкин


Татарстанның финанс министрлыгында транспорт салымын арттыру проекты әзерләнә. Яңа канун кабул ителгән очракта, машина хуҗаларына салымны 20%ка күбрәк түләргә туры киләчәк.

Транспорт салымын арттыру турында Омск төбәге һәм Бурятия игълан иткән инде. Татарстанга күршедәш Түдән Новгородта салым үзгәрмиячәк. Төбәк губернаторы Валерий Шанцев, әлеге салымның болай да югары булуын ассызыклады. Әмма Татарстанда салымны арттыру булырга мөмкин, ди белгечләр. Чөнки, финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика быел салымнан керергә тиешле табышның 40% югалтачак.
XS
SM
MD
LG