Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур егермелек” финанс министрлары икътисади халәтне тикшерә


Лондонда “Зур егермелек”кә кергән илләрнең финанс министрлары һәм үзәк банк башлыклары, халыкара финанс системасын үзгәртеп кору турында сөйләште. Әлеге сөйләшүләрдә кузгатылган төп мәсьәлә: кризиска каршы булган чараларны һәм милли финанс системаларына дәүләт ярдәме күрсәтүне дәвам итү.

Икътисади халәтләре яхшыра барган Германия белән Франция крисиска кадәр булган гадәти эшләү тәртибенә кайтырга тәкъдим итә.

Британия премьер-министры Гордон Браун исә, бу гамәлне ялгышлык ди. Аның сүзләренчә, әлегә дәүләт ярдәмен кире кагырга бик иртә. Кытай, Һиндстан һәм Русия шулай ук бу фикерне хуплый.
XS
SM
MD
LG