Accessibility links

Һөҗүмнәрдә гади халыкның үлүе канәгатьсез уятты


Стокһольмдә җыенган Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары, Әфганстандагы һөҗүмнәрдә һәлак булган гади халык өчен борчылу белдерүләрен әйтте. Кичә төньяк Әфганстанда талибанның ягулык саклагычын урлавыннан соң НАТО тарафыннан башлатынган һава һөҗүмендә төбәктәге гади халык зур зыян күргән иде. Әфган рәсмиләре һөҗүмдә 90 кешенең һәлак булуы турында фараз белдерә.

Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнер һава һөҗүмен "зур хата" дип бәяләп бу хәлне тикшерергә чакырды.

Берлекнең тышкы мөнәсәбәтләр вәкиле Бенита Ферреро-Валднер исә казаны "зур фаҗига" буларак атады. Берлек вәкилләренең бу белдерүләре кичә Вашингтонның Кундуз вилаятендәге һөҗүмгә карата борчылуын игълан итүеннән соң яңгырады.

Әфганстан президенты Хамид Карзаи дә ясаган рәсми белдерүендә гади халыкка һөҗүм итүнең кичерелә алмаячагын әйтеп, казаны махсус тикшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG