Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уго Чавес Беларуска килә


Венесуэла президенты Уго Чавес Беларуска ике көнлек сәфәрен башлый.

Чавес Беларус президенты Александр Лукашенко һәм илнең башка җитәкчеләре белән очрашачак. Сөйләшүләрдә сүз икътисади һәм сәяси хезмәттәшлек турында барыр, дип фаразлана.

Соңгы елда бу ике ил арасында мөнәсәбәтләр якынайды. Бу сәфәр Чавесның Беларуска дүртенче килүе булачак. Венесуэла президенты Минскида соңгы тапкыр 2007 елда булып киткән иде.
XS
SM
MD
LG