Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа фаҗига һәм мәгърифәт сәхифәләрен ачты


“Буа шәһәренең мөселман гыйбадәтханәләре тарихы” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы узды. Бу китап Буа тарихындагы мөселман тормышын әтрафлы яктырткан беренче хезмәт.

Татарстанның Буа шәһәре Тау ягы башкаласы санала. Халкы 20000 тирәсе генә булса да, аларның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Гади халыкка Буа үзенең шикәре, чүпрәсе белән генә таныш. Соңгы елларда, татар матбугат кырында Буа театры шактый яктыртыла башлады. Шәһәр, татар тормышында бер театр белән дә, чүпрә вә шикәр белән генә урын тотмый. Элек-электән Буа яклары татар мәгърифәт үзәкләренең берсе саналган. Бу көннәрдә моны раслап торучы саллы китап басылып чыкты.

Беренчеләр беренчесе


“Буа шәһәренең мөселман гыйбадәтханәләре тарихы” дип аталган китап Буа тарихындагы мөселман тормышын әтрафлы яктырткан беренче хезмәт. Һәм ул Буа тарихында беренче мәртәбә тәкъдим итү чарасы белән узды. Анда да, әле Буада күптән түгел генә ачылган Сәнгать галереясендә беренче чара буларак оештырылды. Һәм авторның бу беренче китабы иде.

Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бу чит халык психологиясенә хас булган әйтем, әлеге тантанага һич тә туры килмәде. Барысы да оештырылган төстә узды. Төрле тәкъдим итү чараларында булган кешеләр әйтә аладыр мөгаен, гадәттә мондый чараларда калыпка салынган сүзләр чыгышлар була. Буадагы тәкъдим итүдә мондый дежурлыктан да азат иде.

100-ләп кеше катнашкан чарада дин әһелләреннән алып, Казан галимнәренә хәтле бар иде. Чарада районның төрле мәктәпләреннән укытучылар да катнашты. Җирле осталарның мөнәҗәт һәм бәетләре белән фәнни чыгышлар үрелеп барды.

Тәкъдим итү имам фатихасыннан башланды

Китабка – хитаб

“Буа шәһәренең мөселман гыйбадәтханәләре тарихы” китабы Казандагы “Идел-пресс” нәшриятендә 1700 данәдә нәшер ителгән. Матур һәм сыйфатлы тышлыгы, сурәтләргә, төрле чорлардагы тарихи вәсыйкаларга гаять бай булган эчлеге хакында сөйләп тормастан, эчтәлеге хакында берничә сүз әйтеп узыйк.

Тәкъдим итү тантанасында катнашкан чыгыш ясаучылар авызыннан, әлеге тарихи-документаль китап “моңлы” дип бәяләнде. Мондый төрдәге китапларга карата “моң” сүзе кулланыла микән, белмибез. Әмма Буаның татар-мөселман тарихы хакындагы китаптан моң чынлап та бөркелә. Моң катыш сагыш, тетрәнү, өзгәләнү ... һәм өмет. Әлеге китап авторы Рәшид Маликов, хезмәтендә, Буадагы мәчетләр тарихын, аларның ничек төзелүен, Советлар чорында җимерелүен, бөтен татар дөньясына дан тоткан “Нурия” мәдрәсәсенең ике гасырлык тарихын гына сурәтләп калмаган.

Большевиклар чорында пыран-заран китерелгән мәчет-мәдрәсәләрнең хәзер яңадан аякка басу тарихы гына да китапны моңлы итми. Автор, үзенең китабында, салкын тарихи документларны кеше язмышлары, кеше тормышы аша, милләт тарихының фаҗигасен дә күрсәтә, шушы фаҗигаи тормыш дулкыннарында ничек итеп өмет чаткысы сакланганын да сурәтли.

Татар тормышы үзенең дәүләтләрен югалткач, 200 елга якын шушы дәүләт өчен канлы көрәш алып барып та, милли йортын тудыра алмагач, мәхәлләләр булып, чит мәдәният тәэсиреннән сакланырлык бер система тудыра. Шулай итеп, дәүләт югалтып та, ул үзенең милли бәйсезлеген югалтмый. Хәтта патша империясе вакытында да, татар халкы үзенең бәйсез мәгариф системасын, мәдәниятен, мәхәлләләрен саклап кала. Һәм 400 елдан соң большевикларга алдана. Китапта бу хәлләр Буа шәһәре мисалында, тарихи чыганаклар, документлар белән сурәтләнгән.

Казан галимнәре китапны олы бәяләде

“1923 елның 27 апрелендә НКЮ һәм НКВД РСФСР “О порядке регистрации религиозных обществ” дигән инструкция кабул итә. Аның буенча һәр дини җәмгыять теркәлү узарга һәм үз эшчәнлегенә рөхсәт алырга тиеш була. Теркәлү буенча мәхәллә махсус инструкция нигезендә дәүләт белән килешү төзи.... Регистрациядәге мондый килешүләр белән коммунистлар партиясе закон нигезендә мәчетне, аның милкен һәм мәчет халкын хокукый яктан үзенә тулысынча буйсындыра”, дип яза Рәшид Маликов. Бу вакытта татар милләте “кечкенә дәүләтләрен” – мәхәлләләрен югалта, ягъни милли-дини нигездә үзоешу тәмам юкка чыга.

Больщевиклар патша империясе чорында бәйсез булган, “урыс-татар” дип аталган урыслаштыру мәктәпләренә бирешмәгән, өч баскычтан торган мәгариф системасы юкка чыгаралар. Буада, данлыклы шәхесләр укып чыккан, Һади Атласилар сабак биргән “Нурия” мәдрәсәсе, “Хилмия” уку йорты тартып алына. Алар инде социалистик идеология тәрбияләүче уку йортларына әйләндереләләр.

Китапта бу вакыйгалар, патша заманнары, Совет дәһрилеге чоры әтрафлы итеп яктыртыла. Әлеге тартып алынган, юк ителгән кыйммәтләр бүгенге көндә, авырлыклар белән булса да, ничек итеп торгызылуы сурәтләнә.

Ике гасырны тарих иткән 23 яшьлек егет

“Буа шәһәренең мөселман гыйбадәтханәләре тарихы” дип аталган әлеге саллы китапны Рәшид Маликов язган. Буа егетен әлеге китапны язарга алынуының сәбәбе, Казандагы Тарих институтында аспирантурада укуына гына бәйле түгел. Эш шунда ки, Рәшитнең мәрхүм бабасы Габделмәлик Гариф улы Буа “дисседентларыннан”. Болшевиклар тартып алган Икенче Җәмигъ мәчетен халыкка кайтаручы, большевиклар пыран-заран китергән, вакытында 12 остаз 300 шәкерт тәрбияләгән “Нурия” мәдрәсәсе комплексын мөселманнарга кайтарган шәхес.

Буадагы Ислам яңарышын Габделмәлик карттан башка күз алдына китерүе кыен. Һәм менә шушы ил карты үз гаиләсендә дә, әле теге совет заманнары чорында ук, милли-дини тәрбия алып барган. Оныгы Рәшид тә биш вакыт намазлы, традицион мөселман рухын алга сөрүче һәм танылган галимнәр Рәфыйк Мөхәммәтшин, Гамирҗан Дәүләтшиннардан тарихны торгызуга фатиха алган 23 яшьлек егет. Бала чагында ук, Рәшид Маликов, кем буласың дигән сорауга, балачак дусты Нияз сөйләвенчә, милли һәм дини тарихны торгызырга телим, дип җавап бирә торган булган.

Китап авторына аксакаллар рәхмәтләрен белдерде

Китап белән эш бетми

Рәшид Мәликов Буа татар мөселманнарының тарихын китапта сурәтләп калу белән генә канәгатьләнеп ятмый. Ул тагын бер зур эшкә керешкән. Монысы Буадагы татар тарихына кагылышлы урыннарга элмә такталар кую. “Нурия” мәдрәсәсенә, урамнарга, мәчет биналарына куелачак такта эскизлары әзер инде. Аларда, тарихи урам атамалары, мәдрәсәдә укыткан галимнәр исемнәре язылган. Боларны ул бүгенге көндә Буада “Нурия” мирасчысы булган мәдрәсә белән берлектә бу көздә үк тормышка ашырырга җыена.

Рәшит Буада ялгыз түгел

Бабасына булган кадер вә хөрмәт бүген Рәшидне чорнап алган. Тирәсендә дуслары үзе кебек милли-дини тәрбиялеләр, гаиләсендә яклау таба, мөселман җәмәгатьчелеге, мәхәлләләр ярдәм итә... Шулай булмаса, затлы китабын да нәшер итү авыр булыр иде. Ил төкерсә - күл була дигәндәй, 100 мең рубльгә төшкән бу китапка акчаны да җәмәгатьчелек җыйган. Кайсысы биш мең, кайсысы бер мең...

Ә китапка килгәндә исә, аңа кереш сүз язган Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтмешли, төбәкләрдәге мәхәллә-мәчет тарихын өйрәнмичә, Ислам диненең тарихын тирәнтен аңлау мөмкин түгел. Олы галимгә өстәп, берни әйтеп булмый. Рәшид китабы тарихыбызны тирәнтен аңларга ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG