Accessibility links

Русия көндәшлелек рейтингында 12 баскычка түбән төште


Русия Дөнья икътисади форумының көндәшлеккә сәләтле илләр исемлегендә 51 урыннан 63гә төште. Белгечләр моның сәбәбен илдәге хакимиятнең начар эшләвендә, мәхкәмәнең бәйсез булмавында, милек хокукының түбән дәрәҗәдә үтәлүендә күрә.

Алар фикеренчә, икътисадның камилләшүенә финанс базарларының тиешле эшләмәве дә комачаулый.

Дөнья икътисади форумы белгечләре Русиядә бизнес үсешен ришвәтчелек, канун бозуларның күп булуы, финансларның ябык булуы, салым системасының камил эшләмәве комачаулый, ди.

Дөньяда иң көчле көндәшлеккә сәләтле ил Швейцария. Аннан кала беренче бишлеккә АКШ, Сингапур, Швеция һәм Дания кергән.
XS
SM
MD
LG