Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициянең хокукчылар белән "салкын сугышы"


Кеше хокукларын яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов
Кеше хокукларын яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов

Хәзер инде Татарстан эчке эшләр министрлыгы Казанның хокук яклаучыларын җинаять төркемнәренә ярдәм итүдә гаепли.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге бүлеге җитәкчесе Андрей Галиәкбәров сүзләренә караганда, төрле җинаятчел төркемнәр хокүк яклаучыларны тоткындагы үз кешеләренә кирәкле мәгълүмат тапшыру өсен куллана.

"Моны исбатлаучы дәлилләр бар", ди министрлык вәкиле.

Узган атнада Казанның Кеше хокукларын яклау үзәге хезмәткәрләре, вакытлыча иректән мәхрүм итү урыннарда яшәү шартлары бозыла дигән гаепләү белән чыккан иде. Үзәк башлыгы Игорь Шолохов сүзләренчә, тикшерүләр нәтиҗәсендә алар изолятордагы су һәм һава сыйфатын тиешле нормаларга туры килмәвен ачыклаган. Моны санитар-эпидемиологик үзәк белгечләре тарафыннан раслату өчен изоляторга яңа тикшерү белән килгәч, хокук яклаучыларны анда инде кертмәгәннәр.

Бу очрактан соң, Кеше хокукларын яклау үзәге шикаять белән Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген әйткән иде.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хокук яклаучыларны кире борганнан соң, кешеләрне вакытлыча ирегеннән мәхрүм итү үзәгенә Татарстанның кеше хокукларын яклаучы махсус вәкиле (омбудсманы) Рәшит Вәгыйзов һәм Татарстанның җәмәгать пулаты рәисе Илгиз Хәйруллин җитәкчелегендәге икенче бер тикшерү төркеме барган.

Алар сүзләренчә, изоляторда яшәү шартларына кагылган кайбер проблемалар чыннан да булган, әмма алар шунда ук хәл ителгән. Гомумән алганда биредәге шартлар нормаларга туры килә, һәр бүлмәдә телевизор бар, спорт зал эшли һәм бернинди ис килми, дип белдерә, мисал өчен, Вәгыйзов.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы белән Казанның Кеше хокукларын яклау үзәге арасында аңлашылмаучанлыклар инде айларча дәвам итә. Хокук яклаучылар берничә тапкыр милицияне үзләренә төрлечә басым ясауда, бернинди сәбәпсез эшләрен тикшерүдә гаепләп чыкты.

Омбудсман һәм Җәмәгать пулатыннан аермалы буларак, Казанның Кеше хокукларын яклаучы үзәге хакимияттән тулысынча бәйсез бер оешма булып тора. Шул оешма вәкилләре сүзләренчә, аларның гади халык хокукларын яклау өлкәсендә актив һәм милициядән бәйсез эшләве эчке эшләр идарәләрендә хезмәт иткән кайбер түрәләргә ошамый.

Федераль карамакта булган күәт структураларына Русиядәге төрле хокук яклау төркемнәренең Көнбатыш фондларыннан акчалата ярдәм алуы да ошамый. Мәсәлән, 2008 елда Казанның Кеше хокукларын яклау үзәге дә Дҗон һәм Кэтрин Макартур фонды грантын алган булган.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Андрей Галиәкбәровның хокук яклаучыларны "җинаятьчеләрнең илчесе" булуда гаепләп чыгуы, шушы ике арада барган "салкын сугыш"ның яңа бер сәхифәсе булып тора.
XS
SM
MD
LG