Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәригатькә мода хасмы?


3 октябрь көнне “Корстон”да “Islamic clothes” мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе узачак. Ул "Алтын мөнбәр" фестивале кысаларында үтә.

Без бу хакта чараны оештыручыларның берсе - Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина белән сөйләштек:

- Казанда мөселман киемнәре күргәзмәсе уза иде. Дизайнерлар бәйгесен оештыру нияте кайдан туды?

- Нәкъ шул күргәзмә вакытында туды. Чөнки дизайнерлар шул ук модельләрне кабатлап тәкъдим итә башладылар. Нигә яңаларын булдырмыйсыз? дип сорагач, “акча юк”, диләр иде. Хәзер шуңа киемнәр күргәзмәсе түгел, ә модельерлар арасында ярыш уздырырга булдык. Акчалары да табылды, Аллага шөкер.

- Ә андый дизайнерлар бүгенге көндә күпме?

- Алар Татарстанда элек тә бар иде. Әмма бәйге игълан ителгәч, тагы да артты. Бәйге моңа бер этәргеч булды. Яшьләр күп модельләр тәкъдим итә башлады. Болай Русия төбәкләреннән дә шалтыраталар. Башкортстаннан мөрәҗәгать итүчеләр күп.

- Чара халыкара дип атала...

- Әйе, чит илләрдән дә киләчәкләрен әйттеләр. Әммә әлегә алар күп түгел. Чөнки мондый бәйге әле беренче тапкыр гына уза. Күбесе аның ничек үтәргә тиешлеген дә аңлап җитми. Бүгенге көндә Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән, Бәхрәйннән, Ираннан, Мисырдан килергә теләк белдерделәр. Гомумән 80-нән артык мөрәҗәгать бар. Без алар арасыннан 30-40ны сайлап алырбыз, дип уйлыйм. Чөнки бер көндә генә бик күп киемнәрне күрсәетеп бетерү мөмкин түгел.

- Татарстаннан катнашучылар арасында танылган модельерлар бармы?

- Катя Борисова, Надежда Әюпова үз модельлары белән киләчәк. Ә болай күбрәк яшьләр катнашачак. Алар арасында студентлар шактый.

- Ә аларның барысы да чын мөселман киеме нинди булырга тиешлеген аңлап бетерәме? Бездәге һәм мисал өчен Ирандагы киемнәр арасында аерма бик зур булмасмы?

- Иранлыларның нинди мөмкинлеге барлыгын без әле аңлап җитмибез бит. Бу чара тәҗрибә уртаклашу да булырга тиеш. Аларныкын да күреп, яхшы якларын үзебезгә алыйк. Дөрестән дә мөселман киемен аңлап җитү проблемасы бар. Без әлбәттә сайлаганда гаүрәтне каплаган, мөселман кануннарына туры килгән киемнәргә өстенлек бирәчәкбез.

- Ә бәйге кысаларында киемнәрне сатып алу мөмкинлеге караламы?

- Әлбәттә, андый мөмкинлекне булдырырга тырышырбыз. Чөнки хатын-кыз шул минутта ошаткан киемен алмаса аның күңеле төшә. Шулай ук безгә зәркән эшләнмәләре тупланмасын оештыру тәкъдиме белән чыктылар. Алар Пермьнән киләчәк. Моннан тыш Мәскәүдән Сергеев-Посад шәлләр фабрикасыннан белән килергә теләк белдерделәр. Шәлләр шулай ук мөселман киемнәренә хас нәрсә.

- Чит илләрдән кунаклар көтеләме?

- Cуданнан мәдәният министры килергә теләк белдерде. Моннан тыш, әлеге чара махсус “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивале кысаларында уйланылды. Анда катнашкан кунаклар да әлеге бәйгене күрә алачак.
XS
SM
MD
LG