Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә рамазан чатыры ачылды


Рамазан чатыры ачылу тантанасында Русиядә төп диннәр вәкилләре һәм ислам илләре илчеләре катнашты.

Мәскәүнең мемориал мәчет янында урнашкан әлеге чатырны 4 ел элек Әнкара хакимияте башлыгы бүләк иткән иде.

Быел ураза тотучылар 10 көн дәвамында әлеге чатырда бушлай үткәрелгән ифтарларда авыз ача ала. Билгеле бер көннәрдә чатырда кайбер мөселман илләре вәкилләре тарафыннан милли кичәләр дә үткәрелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG