Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар фоторәссамы кунакка чакыра


Рамил Килмәмәтов
Рамил Килмәмәтов

Уфадагы “Кунаксарай” үзәгенең сәнгать залында күренекле татар фоторәссамы Рамил Килмәмәтовның шәхси күргәзмәсе ачылды. 250дән артык фотосурәтен урнаштырган анда талант иясе.

Башкортстан фоторәссамнары арасында иң талантлыларның берсе булган шәхес бу юлы үзенең экспозициясен “Һәммәгез белән икәүдән-икәү” дип исемләгән. Әлеге күргәзмәсен автор үзенең 60 яшьлек юбилеена багышлый.

Фоторәссамның соклангыч эшләре арасында Башкортстанның гүзәл табигате белән данлы Баймак, Благовар, Дүртөйле районнары күренешләре дә, төрле чит илләр манзаралары да урын алган.

Рамил Килмәмәтов талантлы татар егете. Чыгышы белән Башкортстанның Благовар районындагы киң билгеле Каргалы авылыннан ул. Татар халкына Әмирхан ага Еники кебек олуг шәхесне биргән авылдан шундый талантлы фоторәссамның да чыгуы гаҗәп түгел.

Рамил Килмәмәтов фоторәссам иҗатында үзе генә югары үрләргә ирешеп калмады, ә дистәләрчә яшь фоторәссамнарны да шушы һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәтте. Әлеге көндә ул Уфадагы Халык иҗаты үзәгенең “Агыйдел” фотоклубы җитәкчесе. РФ Фоторәссамнары берлеге иадәсе сәркатибе буларак та күп эшләр башкара талантлы милләттәш.

Быел үзенең күргәзмәләрен янә дә туган ягы Благовар районында һәм Әнкарада да күрсәтәчәк әле Рамил Килмәмәтов. Хәзер Төркия башкаласында аның күргәзмәсе дүртенче тапкыр оештырыла инде.
XS
SM
MD
LG