Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ссаң Йоңны җыю Татарстаннан читкә күчерелә


Соллерс ширкәте Ccаң Йоң машиналары җыюны Татарстаннан Владивостокка күчерә.

Соллерсның баш мөдире Вадим Швецов Ерак Көнчыгышта яңа җитештерү корылмасының декабрь аенда ук ачылачагын белдерде.

Татарстанда ул машиналарны җитештерү ел ахырынача дәвам итәчәк.

Башта Владивостокта 700-ләп хезмәткәр Ссаң Йоң машиналарын җыю белән генә шогыльләнсә, 2 ел эчендә җитештерү тулысынча шунда күчереләчәк. Шулай ук Исузу йөк машиналарын да җыю каралган.

Хезмәткәрләр санын 2 меңгә җиткерергә җыеналар.

Хәзергә Ссаң Йоң җиңсәләре Татарстанга Көньяк Кореядан китерелә.
XS
SM
MD
LG