Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Шойгу булып китте


Ул янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чемпионатын ачу чарасында катнашты.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгуны Уфа һава аланында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов каршы алды. Һава аланыннан алар туры Нефтьчеләр мәдәният сараенда узган күргәзмәгә барды.

Халыкара күргәзмәгә янгын сүндерү һәм коткару җиһазлары куелган. Сергей Шойгу янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның 5нче дөнья беренчелеген ачу чарасында катнашты.

Әлеге чемпионатта Русия - беренче, Украина - икенче, Чехия өченче урынны алды.
XS
SM
MD
LG