Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар Дуслык йортында 24-нче милли үзәк ачылды


2009 елның сентябрь ае милли-мәдәни хәрәкәткә яңалык өстәде. Төркмәннәр үзләренең “Ватан” исемле җәмгыятьләрен ачып җибәрделәр.

Беренче оештыру утырышына 34 кеше килгән иде. Сөйләшүне алып баручы Самар хөкүмәтенең милләтара мөнәсәбәтләр баш белгече Надежда Осипова килүчеләр белән тыгыз элемтәгә кереп үзенә карата ышаныч булдырды. Һәр кеше үзенең исемен, Самарда ничә ел яшәвен һәм нинди проблемалар барын әйтте.

34 кешенең 5-се – хатын-кызлар, ирләрнең 10-сы СССР таркалганчы ук килеп Русия гражданлыгын алганнар. Бу категориядә проблемалар юк. Бу төркмәннәр җәмгыятькә тик үз якташлары белән аралашу нияте белән килгәннәр. Калганнарында проблемалар күп. Паспорт юк, теркәлмәгән, виза вакыты чыккан, гражданлык ала алмыйлар. Куркып яшәү, шул халәттә инде балалар да үрчеткәннәр.

Балтыйк буе илләре, Грузия, Төркмәнстан үз гражданнарын Русиягә бары тик виза аша кертә алалар. Очрашуда “Мемориал” исемле кеше хокукларын яклаучы үзәкнең юристы Татьяна Сабинина да катнашты. Чит мәмләкәтләрдән Самарга эш эзләп килүчеләргә Сабинина Дуслык йортында атнасына ике мәртәбә бушлай киңәшләр бирә. Юрист белдерүенчә, соңгы елларда Самарда мигрантлар тарафыннан гражданлык алмыйча гына акчага паспорт сатып алу күбәйгән. Ялган паспорт йөртүчеләр исемлегендә Әрмәния, Грузия, Азәрбәйҗан гражданнары тора.


“Мин Самарда 20 елдан артык яшим. Биш бала үстерәм, ике катлы таш өй салдым. Үзем белән энем дә гаиләсе белән яши. Безнең арада югары белемлеләр, музыка җанлы кешеләр җитәрлек, тиздән үзешчәннәр коллективын оештырабыз”, диде “Ватан” исемле Самар төркмән җәмгыяте рәисе Оразбай Рейимбаев.

Төркмәнстан ватандашының берсе үзбәк милләтеннән. Ул мин диктофонны сүндергәч кенә, минем белән аралашты. “Ни өчен Төркмәнстаннан халык Русиягә юл тота?” диюемә, ул болай дип җавап бирде. “Эшсезлектән генә китмибез. Милләтара түземсезлек көчәйгәннән көчәя бара. Үзбәк авыллары мәктәпләрендә дә бары тик төркмән телен генә укыталар. Иң рәнҗеткәне – эшкә кабул иткәндә дә төркмәннәргә өстенлек бирелә”, диде ул.
XS
SM
MD
LG