Accessibility links

Бушка башмак атучы иреккә чыкты


Гыйракта АКШның элекке президенты Дҗордҗ Бушка башмакларын аткан телевидение журналисты төрмәдән иреккә чыгарылды.

9 ай төрмәдә утырган Мунтазир әз-Заиди бүген азат ителде.

Иреккә чыкканнан соң матбугат очрашуында Заиди бу гамәле белән АКШ оккупациясенә ризасызлык белдергәнлеген әйтте.

Заиди чит ил җитәкчесенә һөҗүм иткән өчен башта 3 елга төрмәгә ябылган булса да, аңа билгеләнгән җәза соңрак аппеляция нигезендә бер елга калдырылды.

Төрмәдә тәртипле булган өчен аның җәзасы тагын да киметелде.

Бүген матбугат очрашуында Заиди төрмәдә үзенең кыйнау һәм азаплауларга дучар булганлыгын әйтте.
XS
SM
MD
LG