Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузия сепаратистлары белән хәрби базалар турында килеште


Русия Грузиянең ике сепаратист төбәге Абхазия һәм Көньяк Осетия белән аларда үзенең хәрби базаларын урнаштыру турында килешүләр имзалады.

Абхазия һәм Көньяк Осетия саклану министрлары Мераб Кишмария һәм Юрий Танаев белән ул килешүләрне Русия саклану министры Анатолий Сердюков имзалады.

49 елга исәпләнгән килешү нигезендә Русия 2 сепаратист төбәкнең һәрберсендә 1700 хәрбиен тота алачак.

Русия хәрби базалары Абхазиянең Гудаута, Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрләрендә урнашачак.
XS
SM
MD
LG