Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия журналистлар өчен иң куркынычлы өченче ил


АКШта теркәлгән Журналистларны яклау комитеты Русия хакимиятләрен журналистларны үтерүчеләрне җәзага тарта алмауда гаепләде.

Комитет белдерүенчә, Русиядә 2000 елдан бирле 17 журналист үтерелгән һәм бары бер очракта гына үтерүчеләр җәзага тартылган.

Комитетның сишәмбе Мәскәүдә тәкъдим ителгән хисабында журналистлар үз исәнлекләре өчен куркып коррупция, кеше хокукларын бозулар, Мәскәү Кирмәненең Төньяк Кавказ сәясәте турында азрак яза башлады диелә.

Комитет журналистлар өчен иң куркынычлы илләр исемлегендә Русияне Гыйрак белән Алжирдан соң өченче урынга куйган.
XS
SM
MD
LG