Accessibility links

Әфганстанда сайлауның тулы беренчел нәтиҗәләре көтелә


Әфганстанда бүген 20 августта үткән президент сайлауның тулы беренчел нәтиҗәләре игълан ителер дип көтелә.

Бу турыда илнең үзәк сайлау комиссиясе белдерде.

Әлегә тавышларның саналган 95 проценты нәтиҗәләре генә мәгълум.

Президент Хәмит Карзаи 54 процент тавыш белән алда бара.

Аның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла сайлауда Карзаи файдасына күпсанлы канун бозулар булды дип тәкърарлый.

Әфганстандагы Европа Берлеге күзәтүчеләре миллион ярымлап шикле рәвештә бирелгән тавыш булуы ачыкланды ди.

Бу илдәге барлык сайлаучыларның 15 проценты дигән сүз
XS
SM
MD
LG