Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин АКШтан өстәмә адымнар таләп итә


Русия премьер-министры Владимир Путин Кушма Штатлардагы Барак Обама идарәсенең Дҗордҗ Буш чорында әзерләнгән Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру планыннан баш тартуын хупласа да, үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен өстәмә адымнар ясарга чакырды.

Сочида инвесторлар форумында чыгыш ясап Путин «Президент Обаманың бу соңгы карары безне яхшы уйларга этәрә. Мин бу дөрес һәм кыю адымнан соң башкалары да булыр, шул исәптән Кушма Штатлар үзара сәүдә өлкәсендәге чикләүләрне бетерер һәм Русиягә югары технологияләр тапшырыр, Русия, Беларус, Казакъстанны Дөнья сәүдә оешмасына кабул итү эшен җанландырыр дип бик тә өметләнәм», - диде.
XS
SM
MD
LG