Accessibility links

Русия "Опел"не илгә технолония кертү өчен алган


Русия “Сбербанк”ы башлыгы Герман Греф Германиянең машина ясаучы “Опел” ширкәте хиссәләренең идарә пакетын сатып алуның төп максаты Русиягә технологияләр кертү диде.

Сочидагы форумда Греф шулай ук, “әгәр дә технологияләр кертелмәсә, без вакытны юкка уздырганбыз булып чыга», - диде.

Форумда аңа кадәр чыгыш ясаган премьер-министр Владимир Путин Русиягә дөньяда алдынгы ширкәтләрнең белем һәм тәҗрибәсе кирәк диде.

Килешү нигезендә “Сбербанк” канаданың “Магна” ширкәте белән берлектә “Опел” хиссәләренең 55 процентын сатып ала.

Хиссәләрнең 35 проценты элекке хуҗасында, Кушма Штатларның “Җенерал Моторс” ширкәтендә кала.

“Опел Астра” машиналары Русиядә җитештереләчәк диелә.
XS
SM
MD
LG