Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗау пенсионерлары урамга чыкты


Иҗауда бер меңгә якын пенсионер үктәбер аеннан социаль юл йору билетының юкка чыгуына каршылык белдереп, шәһәр мәйданына чыкты.

Хакимиятләр Иҗау казнасында транспорт ширкәтләрнең югалткан керемнәрен каплар өчен акча юк дип белдерә.

Бүген Удмуртия хөкүмәте бинасының ишек алдында ачулы пенсионерлар алдында шәһәр хакимияте җитәкчелеге хисап тотты.
Түрәләр фикеренчә, пенсионерларга аена транспортка 190 сум җитәргә тиеш.
Каршылык чарасын шәһәр Думасы депутаты һәм иҗтимагый оешма җитәкчесе Андрей Коновал оештырган. Ул социаль юл йору билетларының юкка чыгуын транспортны хосусыйлаштыру тырышлыклары белән бәйли.

Радионың җирле хәбәрчесе әйткәнчә, пенсионерлар алдагы көннәрдә тагын ике каршылык чарасын оештырырга җыена. Социаль юл йору билеты гамәлдә калмаса, пенсионерларның юл чыгымнары бер айга 500-600 сумга җитәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG