Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда өч көн гает


Казандагы диндарлар гает бәйрәменнән рухланып яши һәм аны берничә көн бәйрәм итә.

Бер сәгатькә кичектерелгән

Татарстанның төп мәчете саналучы Кол Шәрифтә гает намазы бер сәгатькә кичектерелеп ясалды. Сәбәбе: телевизор караучыларга уңайлы булсын өчен. Иртәнге сәгать җидедә башка мәчетләрдә бәйрәм намазын кылып кайткан тамашачылар сәгать сигездә ТНВ каналы аша Кол Шәрифтәге бәйрәмне турыдан-туры тапшыруда карый алды.


Елый-елый караганнар

ТНВ каналы аша гает намазын күрсәтү, телевизор караучыларны рухландырган. Өлкән яшьтәге карчыклар гает намазына бармаган. Аларга телевизор бәйрәм рухын бүләк иткән. «Елый-елый карадым. Мөфти сүзләре безгә гыйбрәт булсын иде», дип сөйли мәгьрифәтче Суфия Галиева. Ә Госман хәзрәт Исхакый татарча сөйләгән вәгазендә бар мөселманнарны бәйрәм белән котлаган, аларны бердәм булырга чакырган иде.

Бәйрәм экраннарында таныш йөзләр

Телевизор аша халык мөфти Татарстан җитәкчеләре котлавын да ишеттерде. Шулай ук тамашачы Кол Шәрифтә күп санда яшьләр утыруын күрде. Камералар билгеле һәм танылган кешеләрнең дә намазда булуын күрсәтеп торды. Аеруча, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовне телеоператорлар гает экраныннан еш күрсәтте.

«Балалар мәчеттә, мин өйдә»


«Балалар Кол Шәрифкә мәчеткә китте. Мин аларны өйдә тәмле ризыклар пешереп көтеп тордым», - дип сөйли казанлы апа Рабыйга Гарипова. Ул, Рамазан аен кояшлы көннәрдә кулай гына тота алдым. Шуңа күрә бәйрәмен дә зур шатлык белән каршылыйм, ди.

Иң зур шатлык - Австралиядән кайткан

Рабыйга апа Гарипованың бәйрәмдәге иң зур шатлыгы исә - гаеткә аның янына Австралиядән улы Ирек Гариф кайтуы. Ирек әфәнде туксанынчы елларда милли яшьләр хәрәкәтендә әйдәп йөрүчеләрдән иде. Ул инде 17 ел чамасы чит илдә яши. Ирек башкалар өчен фикердәш яки каршы тараф булса, Рабыйга ханым өчен беренче чиратта гадәти ул, йөрәк парәсе. Шуҗа күрә ана кеше чиксез шат.

Бар гавәм татарын берләштергән бәйрәм

Суфия Галиева, Рамазан бәйрәме милләтне берләштерә дип саный. ТНВ каналы да аны интернет яки иярчен аша бар гавәмгә таратты. Галиеваның туганнары Төркиядә яши. Ул аларны 75 елдан соң эзләп тапты. Яңа туганнары аның урыс рухлы шәһәрдә тәрбияләнгән балаларын телефон аша котлаулар җибәреп шатландырган. «Әни, синең аркада без яңа туганнар таптык. Бу матур бәйрәм кадерен аңладык, дип балаларым шалтыратты», дип сөйли Суфия абыстай.

Бәйрәм дәвам итә

Суфия Галиева да, Рабыйга Гарипова да бәйрәмнәр дәвам итүен искәртә. Суфия абыстай бер атна буе бәйрәм рухы белән яшәргә җыена. Тик кунакка йөри алмый, авырып киткән. Ә Рабыйга апа исә дүшәмбе көнне гает концертына бара. Ул чараны дәүләт филармониясе оештыра. Аның белән генә бетми: алдагы көннәрдә җырчы Булат Җиһаншин да хәйрия концертын ясый. Шулай ук «Шәрык» клубы һәм Татар иҗтимагый үзәге дә гает бәйрәменең берничә көнгә сузылуын искәртеп, чараларны дүшәмбе көнне дә ясаган.
XS
SM
MD
LG