Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфагуб сайты эше Страсбургка барып җитте


Страсбург мәхкәмәcе хакимиятләр тарафыннан ufagub.com сайтында экстремистик эш белән шөгыльләнгән дип эзәрлекләнүче Уфа тарихчысы Игорь Кучумовның шикаятен кабул итү чарасын башлады.

Игорь Кучумов, тагын берничә тарихчылар белән берлектә, 2009 елның 3 мартында Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан экстремистик сайт дип игълан иткәнчегә хәтле, Уфагуб сайтында Башкортстанның һәм башкортларның тарихына рәсми башкорт тарихчыларыныкына туры килмәгән материаллар бастыруда гаепләнә.

Дөрес, рәсми тагылган гаеп башкачарак яңгырый һәм аны аңлавы да кыен. Башта тарихчыларны Уфагубка башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәмәтовның “Сугышчылар һәм хәшәрәтләр” дигән экстремистик брошюрасыннан өзекне бастыруда гаепли иделәр. Соңрак, гаепләү юнәлеше шул ук Уфагубтагы материаллар буенча башкортларны мәсхәрәли торган комментарийлар язуда гаепләүгә борылды.

Ничек кенә булмасын, 2008 елның 21 маенда башка “экстремистлар” белән берлектә Игорь Кучумовның фатирында да тентүләр үткәрделәр. Игорь Кучумов, үз чиратында милиция тикшерүчеләрен канунсыз тентү үткәрүдә гаепләп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Башта, Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Кучумовның дәлилләре белән килешеп, тентүне канунсыз дип тапты. Шуннан соң Кучумов, әхлакый зыян китергәннәре өчен хокук саклау органнарыннан зыянны акчалата каплатуны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әмма, соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе үзенең карарын үзгәртү юлына басты һәм тентүләрне кануни дип карар чыгарды.

Шуннан соң инде Игорь Кучумов Страсбургтагы кеше хокуклары буенча мәхкамәгә мөрәҗәгать итте. Һәм менә, Игорь Кучумовның белдерүенчә, 4 сентябрьдә Страсбургта аның эшен карауга әзерлек башланган.

“Минем мөрәҗәгатем теркәлгән, аңа Kuchumov v. Russia № 47624/09 дигән исем бирелгән һәм төгәлрәк мәгълүмат алу өчен миңа махсус бланклар җибәрделәр”, диде Кучумов “Азатлык” хәбәрчесенә.
XS
SM
MD
LG