Accessibility links

Кайнар хәбәр

Климат үзгәрүенә каршы халыкара саммит башланды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун климат үзгәрүенә багышланган симмитны ачып җибәрде. Анда 100 илнең җитәкчеләре җыелган.

Ачылу чыгышында Пан Ги Мун, быел глобаль җылынуга каршы килешүне кабул итмәү әхлаки яктан кичермәслек булыр иде, диде.

Саммитның максаты климат үзгәрүенә каршы хисапны декабрь аенда Даниядә кабул итү өчен дөнья җитәкчеләренең сәяси теләген берләштерү, дип әйтелә. Ул Киото протоколына алмашка килергә тиеш.
XS
SM
MD
LG