Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир сатам. Акчаң бармы?


Республиканың иң эре төзелеш ширкәтләре – Татстрой, Нур, Фон, Бауэр, Эдельвейс-М, Баско, Стройиндустрия бөлгенлеккә чыгу алдында.

Әлеге ширкәтләргә кредит биргән банклар инде күптәннән арбитраж мәхкәмәдән аларны банкрот дип тануны сорый. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2009 елда мондый мөрәҗәгатьләрнең саны икеләтә артып, 1222 очрак тәшкил итә.

Төзүчеләр бу хәлләрне иң элек кризиска бәйләсә, республика җитәкчелеге моны кайбер эшмәкәрләрнең үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту, ди. Янәсе, кризиска сылтап алар дәүләт өлеше кергән ширкәтләрне арзанга гына сатып алмакчы. Шул уңайдан, әлеге мәсьәлә Татарстанның иминлек шурасы утырышында каралачак, ди арбитраж мәхкәмә рәисе урынбасары Йосыф Сәхапов.

Кайбер төзелеш ширкәтләре мәхкәмәләшеп йөргән арада, икенчеләре мондый хәлгә калмас өчен хезмәттәшләр эзли.

22-25 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узучы “Көзге төзелеш форумы”нда Татарстан, Мәскәү, Петербур, Самар, Екатеринбур, Түбән Новгород төбәкләреннән, Греция, Италия, Испания, Төркия, Финляндия илләреннән 200гә якын ширкәт катнашты.

Аларның төп максаты – торак сату. Бигрәк тә әлеге мәсьәлә Казан ширкәтләрен борчый. Чөнки төзүчеләр инде елдан артык Казанда торак сатып алучы юк дип чаң кага.

Форумда катнашкан, Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин кризиста күп кенә төзелеш ширкәтләренең ябылу мөмкинлеген әйтә.

“Шәхси төзелеш ширкәтләренең күбесе алган кредитларын вакытында түли алмадылар. Чөнки халыкның сатып алуы кимү сәбәпле алар фатирларны сата алмый. Шуңа күрә алар сату эшләрендә төрле ысуллар куллана. Мәсәлән, “Сувар Плаза” ширкәте, әгәр фатирның 20-50% бәясе баштан түләп куелса, 2 елга бурычка бирә.

Кризис алдыннан Татарстанда 458 төзелеш ширкәте торак төзелеше белән шөгыльләнә иде. Бүген шуларның 217се генә эшли.

Билгеле дәүләт торак фондының да андый кыенлыклары бар, әмма аңа банклар тарафыннан кредитлар бирдерелә”, ди Мидхәт Шәрифуллин.

Аның сүзләренчә, мондый күргәзмәнең Казанда үткәрелүе дә файдалы. Чөнки биредә ширкәтләр торак бәясен киметү максатыннан төзелеш чыгымнарын әзәйтү турында уйлана.

“Форумда тәкъдим ителгән яңа төр төзелеш технологияләре киләчәктә төзелеш чыгымнарын азайтырга тиеш. Бу исә үз чиратында, фатир бәяләренең арзанаюына китерәчәк. Димәк, халыкка моннан файда гына. Әлеге форум Татарстанда төзелешне артта калдырмас өчен сәбәпче булып тора”, ди Шәрифуллин.

Күргәзмәгә килгән ширкәтләр фатир сатырга теләсә дә, бәяләрне әллә ни төшермәгән. Шәһәр читендәгерәк фатирларда квадрат метр бәясе һәрвакыттагыча 40 мең сум тирәсе. Шулай ук кайбер ширкәтләр 3 бүлмәле фатирларга альтернатива буларак, Казаннан 20-30 чакрымда урнашкан яңа йортлар тәкъдим итә. Аларны ким дигәндә, 5 миллион сумга алып була.

Әлегә казаннар уенчык йортларга карап, фатир турында хыяллана

Ярминкәгә кризис сәбәпле сатып алучы эзләп килсәләр дә, биредәге төзелеш ширкәтләреннән хәлләрен сорашсаң, барысы да алда гөл диләр. Кем әйтмешли, чирен яшергән - үлгән. Әлеге ширкәт вәкилләре бу мәкалне белми мөгаен.

Казанның Идел буе районының Имәнлек урамында йөртлар салучы “Дубрава” ширкәте вәкиле Денис Семенов, кризис сәбәпле кыенлыклар бар, әмма аның кадәр зур түгел, ди.

“Әлегә без өч торак йортта төзелеш эшләре алып барабыз. Әмма кайбер финанс кыенлыклар сәбәпле, алдан билгеләнгән планнан тайпылырга туры килде. Әмма якындагы елларда без бу артта калганны куып җитергә уйлыйбыз. Фатирларның сатылу дәрәҗәсе әлегә канәгатьләндерә. Мәсәлән, бүген төзелеп килүче 4 йортта да бер бүлмәле фатирлар сатылып бетте”, ди Денис Семенов.

Күргәзмәгә килгән берничә дистә кешегә чит илдә урнашкан күчемсез милек тә тәкъдим ителде. Әлеге ширкәтләрдә эшләүчеләр исә, әлегә Казан халкы читтә торак алуга әзер түгел ди. Чөнки бер ел эчендә аларның ширкәтендә бер генә килешү дә булмаган.
XS
SM
MD
LG