Accessibility links

Кайнар хәбәр

Климат үзгәрүенә каршы саммит тәмам


Нью Йоркта климат үзгәрүенә каршы саммит тәмамланды. Бу чара глобаль җылынуга каршы көрәшкә яңа сулыш өрде, гомум килешүгә якынлаштырды, дип әйтелә рәсми хәбәрләрдә.

Бу хакта БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун да ахыргы матбугат очрашуында әйтте.

Аның фикеренчә, глобаль җылынуга каршы конкрет чаралар турындагы килешүгә Даниядә буласы киләсе шундый очрашуда ирешелергә мөмкин.

Күмәр газын һавага чыгаруны Кытай, Һиндстан, АКШ киметергә ризалашты, диде Генераль секретарь.

Шушы саммитта 100 илнең җитәкчеләре катнашты.
XS
SM
MD
LG