Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия. Каһарманнар һәм ялчылар..."


Яңа хисапта Русия төбәкләрендә бәйсез, проблемалы, кыю репортажлар әзерләүче журналистлар булса да, күпләрнең «куркынычлы” темаларга кагылмавы әйтелә.

“Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” (Reporters sans Frontieres) исемле халыкара оешма үз белгечләренең Русия төбәкләрендәге тикшеренүләре нигезендә "Русия. Каһарманнар һәм ялчылар. Русия төбәкләрендә журналистлар һәм киңкүләм мәгълумат чаралары эшчәнлеге" дип аталган хисабын тәкъдим итте.

Оешма хезмәткәрләре берничә ай буе Русиянең төрле төбәкләрендә булып журналистлар, хакимият вәкилләре, хөкүмәттән тыш оешмалар белән очрашулар үткәргән.

Тикшеренүләр Алтай, Краснодар, Перм, Приморский, Архангелский, Мәскәү һәм Свердлау өлкәләрендә узган. Бу төбәкләр Русия провинциясенең күпмедер дәрәҗәдә төрле өлешләрен күрсәтә диелә.

Хисапта журналистлар алдындагы кыенлыклар да төрле яклап тикшерелгән. Анда матбугатка үзәк хакимиятнең басымы, тикшерелгән һәрбер төбәктәге икътисадый вәзгыяять, төбәк киңкүләм мәгълумат чараларының үз цензуралары исәпкә алына.

Тикшерүчеләр шулай ук матбагачыларның һәм киңкүләм мәгълумат чараларының, журналистлар хакимияттән бәйсез булсын өчен, керемле басмалар булдыру мөмкинлекләрен дә өйрәнгән.

“Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” газет-журналларны тарату, икътисадый кризис тәэсирен, шулай ук сәясәтнең һәм икътисадның тәэсирен дә тикшергән.

Хисап авторлары “журналистлар эшчәнлегенә төрле чикләүләр булса да, аларга кайбер юллар кала. Үзәк хакимият киңкүләм мәгълумат чараларын нык контрольдә тотмаган төбәкләрдә алар җирле эшмәкәрләр һәм җирле хакимият тәэсиренә дучар була”, - ди.

“Кайбер журналистлар үзләренә карата арта баручы янаулар сәбәпле хакимиятне тәнкыйтьләүне киметергә мәҗбүр булганда, алар арасында, бернигә карамастан, үз бәйсезлекләрен саклап калып үз төбәкләрендәге вәзгыять турында кыю, проблемалы репортажлар әзерләүчеләр дә бар”, - диелә хисапта.

Шулай да, бу тикшеренүнең координаторы Мориц Гатман әйтүенчә, “журналистларның күпчелеге хакимияттәге коррупция яки ризасызлык чараларын бастыру кебек “куркынычлы” темаларга кагылмый. Чөнки киңкүләм мәгълумат чараларының сәяси һәм эшмәкәрлек җитәкчеләренә бәйлелеге ачык күренеп тора”.

Хисапның йомгаклау өлешендә “Русия төбәкләрендәге, үз эшчәнлекләрендә төрле кыенлыкларга, хакимиятнең сәяси басымына һәм хәтта үтерү белән янауларга дучар булучы журналистларга без Мәскәүдәге хезмәттәшләребезгә күрсәткәннән дә күбрәк теләктәшлек һәм яклау күрсәтергә тиешбез”, - диелә.

Хисап авторлары “оешманың Русиядәге партнерлары һәм Мәскәүдәге хәбәрчеләр аша барлык шәһәрләрне үз эченә алучы ныклы элемтә челтәре булрыдырга кирәк”, - ди.

Ә төрле вакыфларга, стипендия програмнарына һәм медия проектларына Русия төбәкләрендәге журналистларга күбрәк игътибар бирү киңәш ителә.

“Күп кенә хезмәттәшләребез үз эшләрендә күбрәк рухый ярдәмгә генә түгел, күбрәк тәҗрибә уртаклашуга да мохтаҗ. Аларга альтернатив финанслау чыганаклары, шулай ук башка төбәкләрдәге төбәк журналистикасы турында белергә кирәк. Русия медиясының киләчәге Мәскәүдә генә түгел, бу зур илнең аннан ерактагы төбәкләрендә дә хәл ителә”, - диелә хисапта.

Русия төбәкләрендәге киңкүләм мәгълумат чараларында проблемнар булуын күптән түгел илбашы Дмитрий Медведев тә таныды.

Президент Русиядә киңкүләм мәгълумат чаралары “бастырылган” дип исәпләмәсә дә, төбәкләрдә матбугат ирегенә күбрәк куркыныч янавын әйтә. “Матбугатка басым ясарга тырышу очраклары була, мин моны кире какмыйм, еш кына бу төбәкләрдә, төбәк башлыкларына үзләренә карата тәнкыйть сүзләре бик ошамаган урыннарда була. Андый хәлләр бар, һәм аларга җавап бирергә кирәк, матбугат үз-үзен яклый белергә тиеш”, - ди Медведев.
XS
SM
MD
LG