Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки илләрнең опера җырчылары Мәрсиндә очраша


Төркиянең көньягындагы Мәрсин шәһәрендә пәнҗешәмбе көнне төрки илләрнең опера концерты узачак.

Төрки илләрнең опера мәдәнияте көннәре 12 нче тапкыр үткәрелә. Чара кысаларында узачак концертта, Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Башкортстан, Хакасия, Татарстан, Гагауз һәм Кыбрыстаннан килгән җырчылар чыгыш ясаячак.

Опера осталары Гирнә һәм Кыбрыстагы концертлардан соң, җомга көнне Истанбулда да чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG