Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров тагын җиңүче


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан Президенты хакимияте идарәсенең элекке башлыгы Радий Хәбиров үзенең хокукларын яклауда һәм намусын аклауда җиңеп бара.

Башкортстан Югары мәхкәмәсенең чираттагы ике утырышында Радий Хәбировның файдасына карарлар чыгарылды. Анда Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның Радий Хәбировны эшеннән алуы дөрес түгеллеге әйтелә. Исегезгә төшерәбез, узган елның җәендә Мортаза Рәхимов, салым кәгазьләрен дөрес тутырмаган дигән сылтау белән, Радий Хәбировны хезмәт кодексы маддәсе нигезендә эшеннән алган иде. Ә шул чакта Радий Хәбиров үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язган булган. Шулай да аның теләгенә каршы, аңа карата кара мөһер сугылды.

Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Радий Хәбировның “Уфимские ведомости” исемле гәзиткә карата дәгъвалары да тикшерелде. Исегезгә төшерәбез, “Уфимские ведомости” гәзитенең узган елгы 26 июнь санында Радий Хәбировның салым декларациясендә күрсәтелмәгән дип саналучы күчемсез милке санап кителгән бер мәкалә бастырылган иде. Анда шулай ук башка гаепләр дә ташланган иде Р. Хәбировка. Газетада язылганнар ялган дип Радий Хәбиров аны һәм мәкалә авторын мәхкәмәгә бирде.

Хәзер “Уфимские ведомости” гәзите, Радий Хәбировтан гафу үтенеп, мәкалә бастырырга тиеш. Шулай ук бу басма, Хәбировның күңелен яралаган, аңа әхлакый зыян китергән өчен, 30 мең сум штраф түләргә бурычлы. Адвокат әйтүенчә, бу акчаны Радий Хәбиров Уфадагы 9нчы санлы балалар йортына тапшырачагын белдергән.

Әлеге эш буенча Радий Хәбиров узган елда ук мәхкәмәдә җиңеп чыккан иде инде. Әмма “Уфимские ведомости” газетасы кире шикаять белдереп, бу эш кабат-кабат каралды. Ахырда барыбер Радий Хәбиров җиңеп чыкты. Узган елдан бирле Радий Хәбиров Россия президенты хакимиятендәге бер департаментны җитәкли.
XS
SM
MD
LG