Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акча Мәскәүгә китә, Татарстанга авыр көннәр килә


Киләсе елны нефть салымнарының барысы да федераль үзәккә китеп барачак. Парламент рәисе бюджетны үтәү авыр булачагын әйтә.

Русия җитәкчеләре икътисади кризистан чыгабыз дип сөйләнгәндә, Татарстанда шатланырга ашыкмыйлар. Спикер Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, киләсе ел шактый авыр булачак. Бу хакта ул Татарстан дәүләт шурасы утырышында әйтте.

Әлбәттә, Мөхәммәтшин кризиска каршы күрелгән чаралар хәлне бераз җиңеләйтер һәм бу киләсе елга кабул ителәчәк бюджетта чагылыш табар дип өметләнә. Моннан тыш корылыкка карамастан шактый уңыш җыеп алу, ит-сөт җитештерүнең артуын да зур казаныш дип бәяли.

Ләкин тулаем алганда, 2010 елны һәрбер тиен санаулы булачак. Шуңадыр, инде бүген үк депутатлар бюджет өлгесен эшләүчеләр белән сөйләшүләр алып бара икән.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге документ Дәүләт Шурасына 15 октябрьдән дә соңга калмыйча керергә тиеш.

“Бюджетны үтәү җиңел булмаячак. Инде хәзердән үк дефицит 13 миллиард сум булыр дип фаразлана. Мөгаен кайбер республика программалары кыскарыр. Шулай ук хакимиятне тоту акчалары киметелер”, диде спикер.

Бу финанс кыенлыклар беренче чиратта республикадагы җир байлыкларын табудан кергән барлык салымнарның 2010 елда федераль бюджетка китүе белән бәйле. Моңа кадәр әзме-күпме әле - 5% Татарстанда калып, 95%-ны федераль үзәк үзенә ала иде. Шул республикада калган акча да шактый гына балалар бакчаларын, мәктәпләрне тотуга җитә килде.

“Без иң тотрыклы салымнарның берсен югалтабыз. Бу югалтуларны каплар өчен хөкүмәт белән бергәлектә чаралар күрергә кирәк - план эшләү зарур”, диде Мөхәммәтшин.

Ул киләсе елга да республикада акчаны кысып тотарга кирәк булачагын әйтте. Һәм нефть бәясенең артуына гына өметләнеп ятмыйча, акча эшләргә өйрәнергә чакырды.

Шулай итеп федераль үзәк кризисның бетүе турында сөйләгәндә, Татарстанда хәл авырлаша гына бара, төсле. Көзгә таба республикада эшсезләрнең саны тагы артырга мөмкин дип фаразлана.

Әле 2010 елның көзендә муниципаль берәмлекләргә сайлаулар узачак. Мөхәммәтшин әйтүенчә, сайлаучылар алдында депутатларның җаваплылыгын арттыру өчен эш алып барылачак.
XS
SM
MD
LG