Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта “Зур 20лек” илләре җыены башлана


Иң алга киткән 20 ил җитәкчеләренең Питсбургта буласы ике көнлек җыенда игътибар үзәгендә икътисад үсеше һәм глобаль җылынуга каршы көрәш торачак дип көтелә.

АКШ президенты Барак Обама, дөнья икътисадында балансның бозылу куркынычы турында әйтәчәк, дип хәбәр ителә.
Европа илләре вәкилләре финанс базарларны җайга салу мәсьәләре турында сөйләшмәкче.
Русия доллар урынына яңа резер валюта кертү мәсьәләсен алга сөрә.
XS
SM
MD
LG