Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колонналы залда Коръән авазы яңгырады


Мәскәүдә бик мәртәбәле урын булган Союзлар йортының колонналы залында халыкара ислам конференциясе узды.

24 сентябрьдә Мәскәүдәге Союзлар йортының колонналы залында "Русия - ислам дөньясы тотрыклылык өчен хезмәттәшлек" дигән темага халыкара конференция узды. Исламга багышланган конференцияләр Русиядә узып торса да, бүгенгесе иң күләмлесе дип әйтергә була. Биредә сүз Русия эчендәге ислам оешмалары, алар арасындагы мөнәсәбәтләр хакында түгел, бәлки Русиянең дөньякүләм исламга якынлыгы турында барды дип әйтергә була.

Русиянең мөфтиләр шурасы оештырган бу форумда оештыручыларның әйтүенә караганда, 40-ка якын илдән вәкилләр катнашкан. Алар арасында Согуд Гарәбстаны, Кувәйт, Сурия, Төркия, Ислам конференциясе оешмасы һәм башка чит ил вәкилләре булса, Русиянең күп төрле республикаларыннан да сәясәтчеләр, дин әһелләре катнашты.


Алар арасында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовны, Татарстаннан премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиеваны, Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаковны һәм башкаларны атарга була. Алар бу конференциядә чыгыш та ясадылар. Шулай ук дәүләт Думасы депутатлары да, президент аппараты вәкилләре дә катнашты бу очрашуда.

Төп хисапны Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе рәисе, Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин ясады. Ул Русиядәге ислам тарихына да, исламның бүгенге торышына да тукталып китте.


Аның әйтүенә караганда, ислам югары уку йортлары илнең үзендә булырга тиеш. Чыгышының ахырында ул, Русия мөселманнарының Фәләстин мөселманарын белән теләктәш булуын, алар белән фәләстиннәрнең үз дәүләтләре булуы турында кайгыртуын да белдереп, алкышлар яулады.

Сүрия Гарәп республикасының югары мөфтие Хассун Ахмад Баруддинның чыгышын халык зур кызыксыну белән тыңлады. Ул үзенең чыгышында, цивилизацияләр каршылыгы дөньяда булмаган нәрсә, диде. "Диннәр бер, аның формалары гына төрлечә. Җихат - ул үтереш дигән төшенчәне без уйлап тапмадык. Безнең өчен җихат - тормышны кору, алга китешне оештыру, һич тә үтереш дигән сүз түгел. Мәчетләр төзү дә, уку да, авырлыкларны җиңү дә – ул җихат", диде.


Сүрия мөфтиеннән соң чыгыш ясаган Мәскәү мэры Юрий Лужков: "Без дә Мәскәүдә җихат алып барабыз. Вакытында хәрби комитет урнашкан тарихи мәчетне алардан тартып алып, без дә җихат ясадык. Хәзер инде Җәмигъ мәчетен элеккедән ун тапкыр зуррак итеп яңадан төзибез. Мин үзем Мәскәүнең һәр округында бер мәчет төзү ягында", дип белдерде.

Бу форум алдыннан гына Русиянең мөфтиләр шурасы хисап сайлау җыелышы уздырып, Русиянең Европа өлеше дини идарәсе башлыгы итеп яңадан да Равил хәзрәт Гайнетдинне сайлап куйды. Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, конференция турында сүзем юк, аның уңышлы баруы көн кебек ачык. Шундый эшләрне оештырган җитәкче турында әйтәсем килә дип, Равил хәзрәт Гайнетдинне яңадан дини идарә башлыгы булып сайлануы һәм туган көне белән котлап җылы сүзләр әйтте.

XS
SM
MD
LG