Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театрлар Мостайны зурлый


Театр бинасы
Театр бинасы

Бу көннәрдә Башкортстан театрлары бер-бер артлы чираттагы сәнгать елын ача. Җомга кичен Гафури театры да иҗат мизгелен башлады.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры да үзенең 90нчы иҗат мизгелен ачып җибәрде. Данлыклы театр коллективы үз тамашачыларына Кен Кизиның “Кәккүк оясы өстеннән” исемле драмасын тәкъдим итте.

Ә театр залына кергәнче, академлылар, һәр елдагыча, театр алдындагы мәйданда, ачык һавада бер сәгатьлек концерт белән чыгыш ясады. Анда данлыклы театрның җыр-моңга сәләтле артистлары һәм оста музыкантлары, биючеләре үз маһирлыкларын күрсәтте. Шулай итеп сезон ачылу спектакленә керә алмаган урам тамашачылары да Гафури театры артистларының чыгышларын карап һәм тыңлап хозурланды.


Театр артистлары яңа иҗат мизгелендә булачак премьерлары, уй-ниятләре турында журналистлар белән дә уртаклашып алды. Гафури театрының урта буын актеры, Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров әйтүенчә, быел Мостай Кәримнең 90 еллыгы белән Зәки Вәлидинең 110 еллыгына багышланган спектакльләр төп урынны алып тора. “Бу сезон башында аеруча Минск шәһәрендә оештырылучы фестивальгә бару да истәлекле булачак”, ди Алмас Әмиров.

Бу сезонга М. Гафури театры 6 премьера да әзерләргә ниятли. Ә театрның 90 еллыгына багышланган юбилей чаралары декабрь уртасына билгеләнгән. Тантаналарга Татарстаннан да күп артистлар һәм режиссерлар чакырыла, дип белдерде театр җитәкчеләре.
XS
SM
MD
LG