Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда музыка фестивале башланды


Җомга көнне Әфганстан башкаласы Кабулда беренче халыкара музыка фестивале ачылды. Күрше Пакстан, Һиндстан һәм җирле җырчылар һәм биючеләрнең иҗатын 4 көн карап һәм тыңлап була. Шулай ук фестиваль кысаларында дәресләр дә бара.

Чараны Әфганстанның Хыял мәдәни вакыфы Франциянең мәдәни фонды һәм Кабулдагы алман мәдәнияте үзәге булган Гете институты белән берлектә оештырган. Аның максаты күрше илләр арасында мәдәни һәм иҗади араларны якынайту.

Беренче тапкыр оештырылган бу фестивальдә өч илнең танылган сәхнә осталары катнаша.
XS
SM
MD
LG